Юкка тугел

Artist: Неизвестный исполнитель (Русский)
User: ARGtiq
Duration: 130 seconds
Delay: 12 seconds
Chord names: Default
Abusive:
Comment: -

URL

Uploaded:
August 24, 2020, 4:18 PM
Get it on Google Play

Text

Юкка түгел

 С  Em Am G 
Кая барма — җирдә матурлыклар,
 Em Dm G C
Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
 С  Em Am G 
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
 Em Dm G C
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

 G Am
һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
 G Am
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
 C Em
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
 Dm G C
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Comments